“Сөембикә-2011” муниципаль бәйгесенең нигезләмәсе
<> | |
Безнең Эльвинабыз "Иң сәләтле Сөембикә" номинациясендә җиңүче.Афәрин!!! |
1. Гомуми өлеше.
1.1.Конкурска әзерлек һәм үткәрү өлешен мәгариф идарәсе һәм Яшел Үзән шәһәренең 3 нче номерлы гимназиясе башкара.
1.2. Максат һәм бурычлары:
1. Татар яшьләрен берләштерү
2. Татар кызларында Сөембикә образына туры килгән сыйфатларны ачыклау:
- зирәклек,
- рухи байлык,
- осталык,
- зәвыклылык,
- зыялылык.
3. Милли мирасны (тел, традиция, сәнгать) саклау, үстерү.
4. Татар кызларының үз милләтенә карата мәхәббәт тәрбияләү.
5. Татар халкының милли хәзинәләре, гореф-гадәтләре аша халкыбызның тарихына кызыксыну уяту.
.